+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нарат күркәсенең файдасы зур

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проектының "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында республикада орлык запасы формалаштырыла.

Нарат күркәсенең файдасы зурНарат күркәсенең файдасы зур
Нарат күркәсенең файдасы зур
Башкортстан урманчылары күркә җыя башлады. Ылыслы агачлар – чыршы, нарат, карагай орлыкларын җыю бара.

Сыйфатлы орлык җитештерүнең төп шартларының берсе - күркәләрне салкыннар башланганнан соң җыю. Тик агачлар сыйфатлы һәм сәламәт булырга тиеш.

Шул ук вакытта Русия Президенты Владимир Путин табигый байлыкларга сакчыл караш кирәклеген берничә тапкыр ассызыклады.

«Без аларны саклау өчен иң җитди һәм энергияле чаралар күрәбез, урман хуҗалыгы белән идарә итүне камилләштерәбез, агачларны законсыз кисүгә һәм урман янгыннарына каршы көрәшәбез, урманнарны тергезү мәйданнарын, бу максатларга финанслауны арттырабыз», – диде дәүләт башлыгы 2021 елның ноябрендә Глазгода үткән Климат конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгать иткәндә.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас