

"Абзак" тау чаңгысы курорты аерым номинациядә җиңүче дип танылды, дип хәбәр итә Русия Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Конкурста Русиянең 85 төбәгеннән 220 тау һәм тау чаңгысы курортлары һәм комплекслар катнашты. Җиңүчеләрне халык тавыш бирүе һәм эксперт жюрие билгеләде. Аның нәтиҗәләре буенча, 9 федераль округта иң яхшы тау чаңгысы курортлары сайланган.
«Русия таулары» проекты «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты, шулай ук «Туризм үсеше» һәм «Физик культура һәм спортны үстерү» федераль максатлы программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Премияне оештыручылар - Русия Дәүләт думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү буенча комитеты һәм Кунакчыллык индустриясе берлеге.