

Шуларның 17сендә эшләр тәмамланган инде. Бу - 10 мәдәни-күңел ачу үзәге, өч балалар сәнгать мәктәбе, бер музей, китапханә, филармония һәм театр. Тагын алты объектны (биш муниципаль һәм бер дәүләт учреждениесе) ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла. Аларның төзелеш әзерлеге 97,2 процент тәшкил итә.
Быел 27 мәдәният оешмасы заманча җиһазлар алды, шул исәптән балалар музыка мәктәпләре һәм 10 кинозал.
- Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан мәдәниятен үстерүдә алга китеш булды. 2019 елга кадәр мәдәният үсешенә мондый финанс, ресурс кертемнәрен алмадык, - ди мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина. - Элек финанслау, кагыйдә буларак, дәүләт учреждениеләрен карап-тотуга һәм дәүләт заказын үтәүгә генә юнәлтелгән иде. Хәзер исә бу - бөтен мәдәният өлкәсен үстерү, реновация, модернизацияләү. Гомумдәүләт проекты кысаларында дүрт ел эчендә без 4 миллиард 756 миллион сум алдык. Алдагы ике елда тагын 2 миллирд сумнан артык акча алу планлаштырыла. Федераль үзәк зур ярдәм күрсәтә. 2019 елдагы белән чагыштырганда, федераль чаралар күләме 12 тапкырга арткан.
"Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында республикада яшәүчеләр мәдәни чараларга актив йөри башлады: бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округы буенча беренче һәм Русия Федерациясендә бишенче урыннарда тора.
Фото: resbash.ru