

Башкортстанда "Агростартап" программасы буенча эшкуарларга дәүләт ярдәменең гомум суммасы 125,4 млн. сум тәшкил иткән.
Конкурста җиңүчеләр арасында Борай районыннан Айсылу Фәхретдинова да бар. Тормыш иптәше Илнур белән районда сөт һәм ит терлекчелеген үстерергә ниятлиләр. Алынган акчаларга алар яхшы җитештерүчәнлеге булган симменталь токымлы терлек сатып алган инде.
– Кечкенәдән авыл хезмәте белән танышмын, авылда үстем, әти-әнигә ярдәм иттем, - ди Айсылу. – Бу үз эшеңне ачу өчен башлангыч нокта булды да инде. Ике ел элек Дүсмәт авылындагы терлекчелек фермасын сатып алдык, аны тулысынча үз акчбызга ремонтладык һәм терлек асрый башладык. Безгә симменталь токымлы 30 баш эре терлек сатып алырга мөмкинлек биргән «Агростартап» программасында да катнаштык. Әлегә без терлекләрнең баш санын арттыруга, сөт һәм ит җитештерүгә игътибар бирәбез.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үтүләренчә, ит һәм сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлек үрчетү буенча проектлар өчен грантлар күләме - 5 млн. сумга кадәр, башка юнәлешләр буенча 3 млн. сумга кадәр тәшкил итә. Төп шарт - дәгъва итүче тарафыннан чыгымнарны кимендә 10 процент күләмендә финанслау.
Фото: башньюс