+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балалар поликлиникасы төзеләчәк

Русия Президенты Владимир Путин указы буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында, 2024 елда Благовещенда үзәк район дәваханәсе территориясендә урнашачак балалар поликлиникасының яңа бинасы төзелә башлаячак.

Балалар поликлиникасы төзеләчәкБалалар поликлиникасы төзеләчәк
Балалар поликлиникасы төзеләчәк
Бу хакта муниципалитет башлыгы Олег Головның социаль челтәренә сылтама белән Башкортстан ЦУРы хәбәр итте.

«Хәзер без кыска вакыт эчендә эксперт бәяләмәсе алу һәм төзелеш мәйданчыгына чыгу өчен проект-техник документация өстендә оператив рәвештә эшлибез. Яңа поликлиникада эшнең беренче көннәреннән үк пациентларга дәвалану уңайлы булсын өчен, квалификацияле кадрлар туплау һәм тулыландыру буенча тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк», — дип яза Олег Голов.

Учреждениене сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы буенча төзиячәкләр.

Фото: Олег Головның социаль челтәреннән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас