+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сәламәт булыгыз, иванайлылар!

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Балтач районының Түбән Иванай авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачтылар.

Сәламәт булыгыз, иванайлылар!Сәламәт булыгыз, иванайлылар!
Сәламәт булыгыз, иванайлылар!
ФАП Түбән Иванайда гына түгел, Югары Иванай авылында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк. Халык саны - 517 кеше, шул исәптән 127 бала.

"Монда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган: фельдшер кабинеты, күзәтү бүлмәсе, процедура бүлмәсе, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, медперсонал өчен бүлмә һәм медикаментлар саклау бүлмәсе", — диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Башкортстанның бу авылында яңа ФАП барлыкка килү, башкалардагы кебек үк, «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас