+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Калдыкларны аерым җыю мөһим!

Ишембай районына «Экология» гомумдәүләт проектының «Калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында каты коммуналь калдыкларны аерым җыю өчен зәңгәр контейнерлар партиясе кайтарылды. Аларны Башкортстанның Экология министрлыгы сатып алган.  

Калдыкларны аерым җыю мөһим!Калдыкларны аерым җыю мөһим!
Калдыкларны аерым җыю мөһим!

Башкортстанда каты көнкүреш калдыкларын туплау тәртибе буенча зәңгәр контейнерлар кәгазь өчен каралган. Сатып алынган контейнерлар СанПиН таләпләренә туры китереп төзелгән контейнер мәйданчыкларында урнаштырылачак.

Башкортстанда икенчел чималдан продукция җитештерүдә махсуслашкан предприятиеләр бар, мәсәлән, «Завод Николь-Пак» (Учалы шәһәре), "Картон-кәгазь комбинаты» (Туймазы шәһәре) җәмгыятьләре.

Халык тарафыннан яңа контейнерларга җыелган кәгазьдән гофрокартон, йомырка савытлары һәм бәдрәф кәгазе җитештереләчәк.

Калдыкларны аерым җыю - полигоннарда урнаштырылган калдыкларның күләмен киметергә, димәк, планетабызның киләчәк буыннар өчен чисталыгын сакларга мөмкинлек бирүче катлаулы булмаган карар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас