+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәләвезгә контейнерлар кайтты

Мәләвез районына Башкортстан Экология министрлыгы тарафыннан "Экология" гомумдәүләт проектының "Калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган каты коммуналь калдыкларны аерым туплау өчен беренче партия (67 данә) контейнерлар кайтты.

Мәләвезгә контейнерлар кайтты
Мәләвезгә контейнерлар кайтты

Башкортстанда каты коммуналь калдыкларны туплау тәртибенә ярашлы рәвештә, зәңгәр контейнерлар кәгазь өчен тәгаенләнгән.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин эшкәртелә торган калдыклар өлешен арттыру бурычын куйды. Чималның сыйфатын тәэмин итү өчен тупланган калдыкларны аерым «чүп-чар ташучы төбәк операторлары алып чыгачак.

Сатып алынган контейнерлар СанПиН таләпләре нигезендә төзелгән контейнер мәйданчыкларында урнаштырылачак.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: