

Башкортстанда яшәүче яшь гаиләләр «Гаилә - дәүләт терәге» конкурсында катнаша ала. Республика яшьләр конкурсына заявканы яше 35 яшьтән артмаган яшь гаиләләр җибәрергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетында.
- Нәкъ менә гаиләдә безнең нигез - традицияләр, кыйммәтләр саклана. Тәҗрибә белән уртаклашу, җәмгыять һәм дәүләт өчен нәрсәләрнең терәк булуы турында сөйләргә кирәк. Республика яшьләр психология үзәге белән берлектә без «Гаилә - дәүләт терәге» конкурсын игълан итәбез, - дип билгеләде ведомство җитәкчесе Яна Гайдук.
Конкурс берничә номинациядә каралган: «Гаилә туу», «Мин горурланам» (геройлар һәм гаилә әгъзаларының хезмәтләре), «Безнең традицияләр»,«Безнең ял сәгате», «Без булдырабыз» (гаилә бизнесы яисә проекты, волонтерлык эшчәнлеге, хәйриячелек).
Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга, видеоролик төшерергә һәм материалларны rcsppsdm@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.
Экспертлар иң яхшы ун эшне сайлаячак. 13-15 декабрьдә дәүләт комитеты сайтында онлайн-тавыш бирү узачак, аның барышында махсус приз иясен сайлаячаклар. Конкурска 19 декабрьдә йомгак ясалачак.
Конкурс «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында уза. Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы проект яшьләрне актив эшчәнлеккә җәлеп итүне, яңа белем һәм күнекмәләр алуны, волонтерлыкны һәм хәйриячелекне үстерүне күздә тота.
Фото: bash.news