+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кичә тегүче булсаң, бүген пешекче булырсың!

Өстәмә һөнәри белемгә кемнәр мохтаҗ?

Кичә тегүче булсаң, бүген пешекче булырсың!Кичә тегүче булсаң, бүген пешекче булырсың!
Кичә тегүче булсаң, бүген пешекче булырсың!

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә. Ул 10 декабрьгә кадәр эш бирүчеләрнең «Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри һәм өстәмә белем бирүне оештыруга ихтыяҗын ачыклау максатларында уздырыла.

2023 елда гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

- Безгә иң кирәкле һөнәрләрне билгеләү һәм «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру өчен эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын ачыкларга кирәк. Монда Башкортстан эш бирүчеләрен сораштыру ярдәм итәчәк, - ди гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Федераль проект кысаларында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнар бушлай яңа һөнәр алырга, яки булган квалификациясен күтәрергә мөмкин. Мондый категориягә 7 яшькә кадәрге кечкенә балалары булган әниләр һәм декрет ялындагы хатын-кызлар; нинди дә булса сәбәпләр аркасында эш таба алмаган 35 яшькә кадәрге яшьләр; эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләр; яшәгән территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган Луганск һәм Донецк халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре гражданнары керә.

Фото: buzdyaknews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас