+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күңелләре изге, уйлары якты

Яңавыл районында волонтерлар үзәге бихисап эшләр башкара.

Күңелләре изге, уйлары яктыКүңелләре изге, уйлары якты
Күңелләре изге, уйлары якты
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган «Мәгариф» гомумдәүләт проекты гражданнарны волонтерлык эшчәнлегенә белем бирү оешмалары, коммерциягә карамаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр базасында оештырыла торган ирекле ярдәм итү үзәкләре аша җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Яңавыл шәһәрендә Яшьләр сарае волонтерлык үзәге булып тора.

Бүгенге көндә Яңавыл районының «Наша забота» штабында 70тән артык волонтер бар, аларның 25е шәһәрдә, калганнары авылларда. Волонтерларның яше 18дән 50 яшькә кадәр. “Наша забота” штабының ирекле ярдәмчеләр командасы төрле һөнәр ияләреннән тора - педагоглар, моряклар, киномеханиклар, депутатлар, хакимият хезмәткәрләре. Волонтерларның күпчелеге—районның актив яшьләре, аларны кыска вакыт эчендә бер генә максат берләштерде – өлкәннәргә ярдәм итү һәм районда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү.
Мәсәлән, Ренат Миргалиев. Ул пандемия башлану белән беренчеләрдән булып волонтерлар сафына керде.
Штабта эшләү дәверендә халыктан азык-төлек җыелмаларына һәм дару препаратларына мөрәҗәгать итүче исәбенә 30дан артык гариза үтәгән.
Пандемия чорында волонтерлар штабына барлыгы халыктан 900 дән артык гариза кергән һәм эшләнгән.

Шулай ук, Ренат Миргалиев волонтерлар һәм яшьармиячеләр белән бергә истәлекле урыннарны төзекләндерүдә катнаша, ялгыз пенсионерларга ихаталарында кар чистартуда ярдәмгә килә.

 
 
Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас