

Караидел авылында да яңа күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылачак.
Анда барлыгы 24 фатир булачак. Шуларның 14е авария хәлендәге торакта яшәүче 38 кешене күчерү өчен билгеләнгән.
Әле биналарның эчке бизәлеше алып барыла. Шул ук вакытта идән җәю, эчке ишекләр урнаштыру, стеналарны тигезләү башкарыла.
Шулай ук белгечләр инженерлык коммуникацияләрен: суүткәргеч торбаларны, җылыту һәм сантехника приборларын, электр үткәргечләрне монтажлауга кереште.
Алга таба йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре башкарылачак. Анда балалар мәйданчыгы да барлыкка киләчәк.