

Ул Уфа - Инҗәр - Белорет автоюлының 112нче чакрымында урнашкан Белорет һәм Бөрҗән районнарындагы туристик объектларга алып бара.
Күпер автомобиль трафигы кискен арту сәбәпле яраксыз хәлгә килгән, ремонт май аенда башланган.
Яңартылган күпернең озынлыгы — 50 метр, ул тулысынча хәвефсезлек таләпләренә туры килә. Проектны тормышка ашыруга 37 миллион сумнан артык акча тотылган: шуның 34,3 миллион сумы – федераль акчалар, 2,9 миллион сумын төбәк бюджеты бүлеп биргән.
Барлыгы 2022 елда гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 140 километр юл һәм 430 метрдан артык күпер ремонтланачак.