Диана сүзләре буенча, бахилла җитештерү идеясе 2019 елда барлыкка килгән. Бу ихтыяҗ аркасында килеп чыккан: Ибраһимовлар гаиләсенең стоматология үзәге бар. Шул ук вакытта станок сатып алынган һәм производство башланган.
Киләчәктә планда - башка медицина товарларын да җитештерү.
"Диана Ибраһимова эшкуар-медикның кызы, эшкуарлыкта гаилә бизнесы аерым урын алып тора, – дип хәбәр итә Күмертау хакимияте матбугат хезмәте. – Монда эшлекле мөнәсәбәтләр нигезендә намуслылык, үзара ярдәм, үз эшеңне ярату ята. Шуңа күрә еш кына нәкъ менә гаилә бизнесы тотрыклы үсеш ала, ныгый һәм шәһәр икътисадын үстерү чылбырында алыштыргысыз буынга әверелә".
Алынган грант ярдәмендә Диана Ибраһимова җитештерү күләмен шактый арттыруга ирешкән. Хәзер аена 100 мең пар бахилла җитештерә.
– Күмертаудагы барлык шәхси медицина учреждениеләрен, шулай ук республика буенча Морак авылыннан Уфага кадәр тәэмин итәбез. Киләчәктә дәүләт учреждениеләрен (дәваханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары) контракт буенча тәэмин итәргә планлаштырабыз, - ди ул.
фото: башньюс