+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балыкларны үлемнән коткарыйк!

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында Авыргазы районында балыкларны коткару буенча экологик акция узды.

Балыкларны үлемнән коткарыйк!Балыкларны үлемнән коткарыйк!
Балыкларны үлемнән коткарыйк!
"Балыкны үлемнән коткарыйк!» акциясен ел саен республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры киңәшчесе Мидхәт Хәсәнов үткәрә. Күптән түгел эколог Толбазы авылындагы Мүклекүл күленә килеп җитте.

Бу акция муниципалитетта даими үткәрелә һәм анда елдан-ел күбрәк халык: балыкчылар, волонтерлар, балалары булган гаиләләр, укучылар, урындагы хакимият вәкилләре катнаша. Анда катнашучылар эколог җитәкчелегендә бозда суны кислород белән туендыру өчен тишекләр тишә һәм аларны махсус технология буенча туңмаслык итә: коры ботаклар белән каплыйлар, ә аннан өстенә кар өяләр. Мондый «кырмыска оясы" астындагы су озак туңмаячак.

- Безнең күлләрнең күләме зур түгел. Суүсемнәр кыш айларында кислород җитмәүне тулыландыра алмый. Моннан тыш, ел саен су асты үсемлекләре зарарлы газлар чыгарып чери башлый. Балык сулый алмый, ә язда без меңләгән маймыч мәетләренең ярларны тутыруын күрәбез. Балык үлемен булдырмас өчен без шушы акциябезне үткәрәбез. Кышын мондый тишекләр - балыклар өчен иң яхшы бүләк, — дип аңлатты эколог.

Активистлар, шулай ук, күлгә берничә дистә маймыч җибәрде, аларны урындагы эшкуар Ирек Исәнгулов сатып алган. Мидхәт Хәсәнов якташларыннан киләчәктә үзләренең инициатива күрсәтүләрен һәм балыкны коткаруларын сорады.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас