+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Кытай маллары безнең азыкны көтә

Президент Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстаннан Кытайга мең ярым тоннадан артык гранулалы чөгендер җиме озатылган.

Кытай маллары безнең азыкны көтәКытай маллары безнең азыкны көтә
Кытай маллары безнең азыкны көтә
Чөгендер эшкәртү продукциясен Кытайга Чишмә районыннан җибәрәләр. Гомум авырлыгы 1 мең 568 тонна булган гранулалы чөгендер җиме сыйфат күзәтчелеге ведомствосы белгечләре тарафыннан тикшерелгән.

"Россельхознадзор" хезмәткәрләре һәр 30 вагоннан да диярлек пробалар алган.

Исегезгә төшерәбез, илдә "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Ул акчалата чагылышта елына 45 млрд. доллар китерергә тиеш. Башкортстаннан терлек азыклары экспорты елдан-ел арта. Кытай аграр продукция сатып алу буенча лидерлыкка чыга.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас