Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары төбәкләрдә сәнгать мәктәпләре төзү буенча федераль программа эшләргә, яки бу объектларны "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" федераль проектына кертергә тәкъдим итте. Йошкар-Олада Русия субъектлары закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында республика парламенты вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәммәтов шундый башлангыч белән чыгыш ясады.
«Бу - безнең парламент һәм республиканың Мәдәният министрлыгы позициясе, аның белән без әлеге мәсьәлә буенча консультацияләр уздырдык. Тиешле федераль программаның булмавы төбәкләрдәге сәнгать мәктәпләренең матди-техник торышы белән зур кыенлыклар тудыра», — диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.
Башкортстанда 195 бинада урнашкан 113 сәнгать мәктәбендә 50 меңнән артык бала укый. Бу биналарның 15е тулысынча тузган, 48е капиталь ремонт таләп итә, ә 132 бина реконструкциягә мохтаҗ.
фото: башинформ