

Юлның озынлыгы - 1 километрдан артык, объектның бәясе 320 млн. сумнан артып киткән, юл төзелешен федераль, республика һәм муниципаль бюджетлар финанслаган.
Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм уңай йомгак ясады - юл проект документацияләренә туры килә, дип хәбәр итәләр Төзелеш һһәм архитектура министрлыгында.
Яр буе бистәсендә юлны былтыр төзи башладылар. Төзүчеләр юлга вак таш салды һәм өч кат асфальт түшәде. Юл буенда төзекләндерелгән тротуарлар, светофорлар һәм юл билгеләре барлыкка килде. Кече архитектура формалары урнаштырылды, төзелеш периметры буенча велоюл салынды.
фото: башинформ