+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Үз өеңдә - үз көең!

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Бәләбәй районында 43 фатирлы биш катлы йорт төзелгән.

Үз өеңдә - үз көең!Үз өеңдә - үз көең!
Үз өеңдә - үз көең!
Шәһәрдә быел 77 кеше авария хәлендәге торактан яңа йортка күчкән.

Шушы көннәрдә яңа фатирга күчүчеләр фатир ачкычлары алды. Төзелеш һәм архитектура министрлыгының Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программаларын тормышка ашыру бүлеге начальнигы Рита Төхвәтшина сүзләренчә, шушы объект белән Бәләбәй районының 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге дип танылган торактан күчерү буенча чаралар тәмамланган.

Яңа биш катлы йорт төзелешенә федераль бюджеттан - 39 млн. сумнан артык, республика бюджетыннан - 4 млн. сумга якын, шәһәрнекеннән 9 млн. сумнан артык акча бүленгән.

Йорт үсеп килүче яңа бистәдә урнашкан, анда балалар бакчасы, гимназия, кибетләр, кафе һәм башка социаль инфраструктура объектлары бар.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас