+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан Кытайга коры сөт экспортлады

Мәләвезнең сөт-консерв комбинаты Кытай коры сөт базарын уңышлы үзләштерүен дәвам итә, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.  

Башкортстан Кытайга коры сөт экспортладыБашкортстан Кытайга коры сөт экспортлады
Башкортстан Кытайга коры сөт экспортлады

Коры майсыз сөт 0,45 кг авырлыктагы калай банкаларга тутырылган. Партиянең гомум авырлыгы 19 мең 343 килограмм тәшкил иткән. Озату алдыннан аны “Россельхознадзор” белгечләре контрольдә тоткан. Сайлап алынган үрнәкләр ветеринария-санитария экспертизасын узган һәм КХР таләпләренә тулысынча туры килә.
Предприятие "Цербер" системасында экспортерлар реестрына һәм Кытайга экспортка рөхсәт ителгән Русия сөт секторы предприятиеләре исемлегенә кертелгән.
Бу ел башыннан алып Кытайга республикадан җибәрелгән мондый сөт продукциясенең дүртенче партиясе. Төбәк җитештерүчесе агымдагы ел башыннан контрагентка пакетланган 66 мең 698 килограмм сөт экспортлаган.
Билгеле булуынча, илдә Президент Владимир Путин башлангычы белән оештырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла, ул акчалата чагылышта елына 45 миллиард доллар китерергә тиеш.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас