2022 елда Чишмә районы «500 мең кешегә кадәр халкы булган Русия Федерациясе торак пунктларында милли фильмнар күрсәтү өчен шартлар тудыру максатларында кино күрсәтүләрне гамәлгә ашыручы оешмаларга ярдәм алуга» конкурсы йомгаклары буенча яңа заманча кинозалны төзекләндерү буенча Федераль проектка керде.
Кинозалны ачуга багышланган тантаналы чарада Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе директоры Юнир Әминев, кинорежиссер, Русия кинематографистлар берлеге әгъзасы, Русия кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы, Башкотстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Булат Йосыпов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айдар Якупов катнаштылар.
Фото: srk.nationalpriority.ru