

- «Мәдәният» гомумдәүләт проекты сәнгать мәктәбе өчен чын бүләк ясады. Мондый күләмле финанс ярдәме тәрбияләнүчеләребезнең сәләтен үстерү өчен уңай иҗади мохит тудыру мөмкинлеге бирә. Без заман белән бергә атларга тырышабыз, академик сәнгать балалар өчен тагын да мавыктыргыч була. Сүз дә юк, сыйфатлы уен коралларында, заманча җиһазларда белем алучы балалар дәүләт кайгыртуын тоя. Алар, һичшиксез, үзләре өчен яңа офыклар ачачак, - дип сөйләде Кырмыскалы сәнгать мәктәбе директоры Ханиф Батталов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022-23 уку елында балалар сәнгать мәктәбендә 843 укучы яңа күнекмәләр һәм белем ала. Кырмыскалы сәнгать мәктәбендә музыкаль җиһазларның соңгы яңартылуы 2013 елда булган.
Фото: srk.nationalpriority.ru