Республикада "Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында узган Бизнес атналыгында «Чит ил инвестицияләрен җәлеп итү практикасы» Workshop секциясендә катнашучылар төбәкләр тәҗрибәсе белән уртаклашты. Секцияне Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе, Инвестицияләр агентлыклары ассоциациясе (НААИР) оештырды. Модератор булып Ассоциация идарәсе рәисе урынбасары, НААИР башкарма директор Рафаэль Хөсәеншин чыгыш ясады.
Очрашу нәтиҗәсендә чит ил инвесторлары белән элемтәләрне җайга салырга һәм аларның проектларын төбәкләрдә эшләтеп җибәрергә ярдәм итүче иң уңышлы шартлар исемлеге төзелде.
- Без тәкъдим иткән инструментлар арасында узган секция нәтиҗәләре буенча документка төбәкнең беренче затлары белән элемтәгә керү һәм аларның инвесторлар белән эшчәнлектә турыдан-туры катнашуы, инвестицион урыннарны билгеләү, үз илләрендә югары энергия чыгымнары булган чит ил компанияләрен эзләү, сыгылмалы һәм тиз озату системасы, чит илләрдәге төбәк вәкилләренең эше кебек төрләре дә кертеләчәк. Без секциядә катнашучыларга Башкортстанда бу юнәлешләрдә ничек эшләвебезне җентекләп аңлаттык һәм алар бу тәҗрибәне кызыклы тапты, – диде Башкортстан Үсеш корпорациясенең генеральный директоры Наил Габбасов.
Бу көннәрдә Уфада узучы халыкара бизнес атналыгы кысаларында Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе (НААИР) әгъзаларының съезды да узды. Анда катнашучылар инвестицияләр җәлеп итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты. Аерым алганда, алар төбәк үсеш агентлыклары үз эшләренә кертә ала торган төрле шартларга кагылды. Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов ведомство потенциаль инвесторлар белән эш иткәндә куллана торган яңалыкларны тәкъдим итте. Ул бизнес тәкъдимнәрне эшләүгә һәм виртуаль турларга аерым игътибар бирде.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Галиуллин чыгышы эшлекле программаның мөһим өлешенең берсе булды. Шәһәрнең бизнес-шерифы бизнес җәмәгатьчелеге белән эшләү тәҗрибәсе, эшкуарларга дәүләт ярдәме чаралары, муниципалитетның үз эшендә социаль челтәрләрдән файдалануның мөһимлеге һәм үсеш институтлары белән хезмәттәшлегенең өстенлекләре белән уртаклашты.
Фото: Башинформ