

Катнашучылар санын 37 743 кешегә кадәр арттыру өчен бюджетара трансфертларны 188,715 миллион сумга кадәр җиткерәчәкләр. Экскурсияләрнең эчтәлекле өлешенә күбрәк игътибар биреләчәк, һәр сәфәрнең мәҗбүри өлеше патриотик чаралар булачак. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр итте.
2022 елда Башкортстан социаль сертификат буенча 5-9нчы сыйныф укучылары өчен мәктәп туризмы программасын тормышка ашыру буенча 18 пилот төбәкнең берсе булды. Программа "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Укучылар саны буенча төбәккә квота 11 106 кеше тәшкил итте. Бүлеп бирелгән квоталар күләме буенча Башкортстан илдәге пилот төбәкләрдән икенче урынны алды. Федераль финанслауның гомум күләме 500 миллион сум тәшкил иткән, шуның 55,5 миллион сумы – Башкортстан Республикасына. Бер балага исәпләнгән тур бәясе – 7 мең сум.
Ике көнлек тур программасына өч йолдызлы кунакханәдә яшәү, ашау, экскурсияләр һәм транспорт хезмәте керә. Туроператорлар республиканың истәлекле урыннары буенча, педагогларның теләкләрен исәпкә алып, үсмерләр өчен кызыклы маршрутлар булдырдылар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балалар туризмы өчен инфраструктура үсешенә, хәвефсезлекне тәэмин итүгә игътибар итәргә кушты.