+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Хезмәт җитештерүченлегенә бездә игътибар зур

Рейтинг нәтиҗәләрен Русия Икътисади үсеш министрлыгы бастырды.

Хезмәт җитештерүченлегенә бездә игътибар зурХезмәт җитештерүченлегенә бездә игътибар зур
Хезмәт җитештерүченлегенә бездә игътибар зур

Башкортстан Республикасы Русия төбәкләре арасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты лидерлары төркемендә үз статусын раслый. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- Республика предприятиеләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү - төбәк Хөкүмәтенең мөһим бурычларыннан берсе, шуңа күрә барлык булган ярдәм инструментларын без мөмкин кадәр күбрәк кулланабыз. Әлеге рейтингта төбәкләрнең гомумдәүләт проектка ярдәм чараларын ничек киң куллануы, күпме предприятие җитештерүчәнлекне 5 процентка арттыруы, төбәк командаларының нәтиҗәлелеге һәм касса дисциплинасы бәяләнүе исәпкә алынды, - дип билгеләде Рөстәм Моратов.

Барлыгы Русия буенча лидерлар исемлегенә 18 субъект керде. Лидер төбәкләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге ил буенча уртачадан күбрәк предприятиеләрдә үсте, ә ярдәм чаралары активрак кулланыла.

- Гомумдәүләт проекты экосистема принцибы буенча төзелгән, анда барлык элементлар да бер-берсен тулыландыра. Без зур ихтыяҗ күрәбез, предприятиеләр заманча җитештерү системасын булдыру белән кызыксыналар. Топ-менеджерларның һәм гади персоналның квалификациясен күтәрү программасы нәтиҗәсен, җиһазларны яңартуга һәм җитештерүне санлаштыруда ярдәм итүгә арзан кредитлар раслый. Гомумдәүләт проектының барлык менюсыннан файдаланып, төбәк үзенең җитештерү культурасын сыйфатлы үзгәртергә мөмкин, - дип билгеләде Русия икътисади үсеш министры урынбасары Мурат Керефов.

Хәзер Русия Икътисади үсеш министрлыгы 2024 ел периметры өчен гомумдәүләт проектын озайту һәм киңәйтү турындагы тәкъдимнәрне карый. Торак-коммуналь хуҗалык, туризм, шифаханә-курорт ялы һәм сәламәтлек саклау предприятиеләре өчен проектка керү мөмкинлеген ачу тәкъдим ителә. Әгәр карар кабул ителсә, гомумдәүләт проектында катнашучылар саны ике тапкыр артачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас