+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Талантлы балалар биредә тәрбияләнәчәк!

Иглин районының музыка мәктәбе уен кораллары белән тулыланды.

Талантлы балалар биредә тәрбияләнәчәк!Талантлы балалар биредә тәрбияләнәчәк!
Талантлы балалар биредә тәрбияләнәчәк!

М. Хисмәтуллин исемендәге Иглин балалар музыка мәктәбе «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында яңа уен кораллары, җиһазлар һәм уку әдәбияты белән җиһазландырылды, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Фортепиано сыйныфлары дүрт данә "Николай Рубинштейн" пианиносы белән тулыланган, концерт залы өчен шул ук марканың роялен һәм "Yamaha" санлы пианиносын сатып алганнар. Урындагы баянчылар күптән яхшы инструмент турында хыяллана иде. Хәзер халык уен кораллары классында «Юпитер ЛЮКС» дигән концерт баяны бар. Уку өчен сыйныфка ике «Тула» өйрәнчек баяны сатып алынган.

Шулай ук гитара классына - профессиональ инструментлар кайтартылган, бию залында дәресләр өчен ике рәтле хореографик станоклар урнаштырылган, хор дәресләре өчен өч яруслы баскычлар сатып алынган.

Китапханә фонды 12460 сумга нота һәм уку әдәбияты белән тулыланды. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча Иглин музыка мәктәбенең матди-техник базасын яңартуга федераль, төбәк һәм муниципаль бюджетлардан 8 миллион сумга якын акча бүленгән.

- «Мәдәни мохит» федераль проекты «Мәдәният» гомумдәүләт проектының белем бирү процессының сыйфатын күтәрүгә шартлар булдыруга юнәлтелгән. Бу бигрәк тә балаларның музыка мәктәпләрендә өстәмә һөнәри белем бирү программаларын үзләштергәндә мөһим. Хәзер безнең алда иҗат коллективларын тулыландыру өчен зур мөмкинлекләр ачыла, яңа кызыклы берләшмәләр төзелергә, репертуар баетылырга мөмкин, укучылар үзләренең талантын конкурсларда ачарга мөмкинлек алачак, - ди Иглин музыка мәктәбе директоры Илфира Айгуҗина.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас