+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Киләчәккә билет" алдылар

Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлешле проекты эшли башлады.

"Киләчәккә билет" алдылар"Киләчәккә билет" алдылар
"Киләчәккә билет" алдылар

Быел ул Уфа мәктәпләренең 6-11нче сыйныфларында белем алучы 5,7 мең укучыны җәлеп итте.

Проектта барлыгы 53 Уфа мәктәбе катнашты, аларның һәрберсендә укытучы-навигаторлар эшләде. Бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү дәресендә укучылар профориентация мөмкинлекләре белән танышты һәм киләчәк һөнәрне сайлау буенча киңәшләр алды.

Шулай ук катнашучылар «Русия — минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы базасындагы «Киләчәк лабораториясе» дип аталган интерактив күргәзмәдә һәм шәһәр колледжларында сынаулар уза алды. Чарада 2,4 мең кеше булды, сынауларны меңнән артык мәктәп укучысы узды.

Шул ук вакытта 5,3 мең укучы онлайн-диагностика узды, 3,1 мең кеше тәкъдимнәр алды.

фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас