+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Кыйгыда берьюлы өч ФАП ачылды

Ил башлыгы указы белән гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында, Кыйгы районында берьюлы өч фельдшер-акушерлык пункты ачылган.

Кыйгыда берьюлы өч ФАП ачылдыКыйгыда берьюлы өч ФАП ачылды
Кыйгыда берьюлы өч ФАП ачылды
Ибрай, Кандаковка һәм Алагуз авыллары халкы моңа бик шат.

Җәен шундый ук ФАП районның Йосып авылында эшли башлаган иде.

Хәзер авыл халкының барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга туры килә торган, кирәкле кораллар һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән якты, җылы, уңайлы ФАПлары барлыкка килде. Монда пациентларны кабул итү һәм персонал эше өчен барлык шартлар да бар, шул исәптән процедура, күзәтү-манипуляция, гардероб бүлмәләре, хуҗалык блогы.

Яңа ФАПларда беренчел медик-санитар, шул исәптән кичектергесез медицина ярдәме күрсәтеләчәк, шулай ук медицина анализларын алу үткәреләчәк.

фото: башньюс


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас