“Мәгариф өлкәсенә чыгымнарның гомум суммасы — 72 миллиард сумга якын. Бу - хезмәт хакы, объектлар тоту һәм башка чыгымнар. Безнең республикада 2000нән артык мәктәп бар. Авыл мәктәпләрен ремонтлау буенча федераль проектны гамәлгә ашыру зур ярдәм булды. Киләсе елда 77 мәктәп бинасын ремонтлау планлаштырыла. Барлык мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өчен республика бюджетыннан уртача 600 миллион сум бүлеп бирелә. 2023 елда мәктәпләргә ремонт эшләре башкаруга федераль бюджеттан 3,6 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Республика бюджетыннан 692 миллион сум бүленәчәк”, — диде Лира Игътисамова.
Фото: национальныепроекты.рф