+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Республикада “Сөт кухнясы” уңышлы эшли

БСТ каналындагы эфир барышында Лира Игътисамова Башкортстанда “Сөт кухнясы”н үстерүгә дәүләт ярдәме турында сөйләде.

Республикада “Сөт кухнясы” уңышлы эшлиРеспубликада “Сөт кухнясы” уңышлы эшли
Республикада “Сөт кухнясы” уңышлы эшли
— Башкортстанда сөт кухнясын үстерүгә 600 миллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Бу бик кирәкле ризык, ул йөкле хатын-кызларга, әниләргә һәм сабыйларга бирелә. Сөт кухнясы продукциясе — сыйфатлы ризык, ул безнең сәүдә челтәрләрендә сатыла һәм мин үзем дә аны һәрвакыт сатып алам,— дип бүлеште Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Агымдагы ел башыннан «Сөт кухнясы»ның җиде производство мәйданчыклары тарафыннан 3 450 тонна сөт эшкәртелгән. Аннан 15 миллион порция әзер продукция — сөт, эремчек һәм йогурт җитештерелгән. Бу хакта «Сөт кухнясы» директоры Эльдар Сәйгафаров сөйләде.

— Бүгенге көндә республиканың 32,5 мең кешесе бушлай продукция белән тәэмин ителгән. 2022 елның ноябрендә бушлай азык -төлек ризыкларына хокуклы гражданнар исемлегенә махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаилә әгъзалары өстәлде, — дип хәбәр итте Эльдар Сәйгафаров.
Бүгенге көндә сөт продукциясен һәм коры катнашмаларны бушлай махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 414 кеше, шул исәптән йөкле хатын-кызлар, бала имезүче әниләр һәм өч яшькә кадәрге балалар ала.

Проект өч елдан артык уңышлы эшли һәм башка төбәкләрдә кызыксыну уята. «Сөт кухнясы» җитештерү мәйданчыкларында тәҗрибә уртаклашу өчен Саранск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ырынбур, Владимир, Архангельск өлкәләреннән делегацияләре булып китте.

 
Фото: investvlg.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас