+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иң уңайлысы - алып тору

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты җиһазлар арендалауыларга ярдәмгә килә.

Иң уңайлысы - алып торуИң уңайлысы - алып тору
Иң уңайлысы - алып тору

2023 елда Русиядә кече һәм урта бизнес өчен ташламалы лизинг механизмына ярдәм күрсәтү максатына казнадан 1,1 миллиард сум акча бүленәчәк.

Русия Хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, эшкуарларга үз бизнесын үстерү өчен уңайлы шартларда җиһазлар арендалауга ярдәм итәчәк программа турында сүз бара. Мәсәлән, илебездә эшләнгән корылмалар өчен лизинг түләүләре өчен еллык ставка 6 процент тәшкил итәчәк (базарның 15 проценты урынына), чит илләрнекенә – 8 процентка кадәр.

Президент Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру кысаларында кабул ителгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләүче әлеге проект илебез эшкуарлары өчен зур ярдәм булачак һәм аларга уңышлы эшләү өчен киң юллар ачачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас