- Гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә предприятиеләрдә яңа җитештерү культурасы формалашачак. Беренче өч айда, Башкортстанның Төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре предприятиеләрдәге процессларны анализлагач, яшерен резервлар табачак, оптимальләштерү юлларын булдырачак. Аннары максатка ирешү буенча чаралар планы эшләнәчәк, - диде Рөстәм Моратов.
«ПКФ «Агрохимия» - Башкортстан Республикасы һәм Русия буенча минераль ашламалар ташучыларның берсе. Продукцияне алар крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси һәм дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шулай ук сәнәгать предприятиеләренә китерә. "УАП "Гидравлика" исә «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы составына авиация һәм ракета-космик билгеләнештәге продукцияне эшләүче һәм җитештерүче сыйфатында керә.
Проект кысаларында предприятиеләр сакчыл җитештерү инструментлары нигезендә җитештерү системасын үстерү буенча адреслы ярдәм алачак. РЦК экспертлары хезмәткәрләрне өйрәтәчәк, шулай ук җитештерү процессларын оптимальләштерүне тәэмин итәчәк.
Моннан тыш, гомумдәүләт проектында катнашу предприятие җитәкчеләрен «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча түләүсез өйрәтүне дә күз уңында тота.