+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тигез, якты, уңайлы!

Туймазы районында юллар ремонтланды.

Тигез, якты, уңайлы!Тигез, якты, уңайлы!
Тигез, якты, уңайлы!

Быел Туймазы районында ике юл участогы төзекләндерелде, аларның гомум озынлыгы - 4,946 километр. Участоклар Никитинка һәм Нөркәй торак пунктлары янында урнашкан.

Ремонт кысаларында иске өслекне, тигезләүче катламны һәм өслекне фрезерлау башкарылган. Эш барышында, шулай ук, яңа юл тамгалары урнаштырылган.

Әгертамак - Кандра автомобиль юлында Нөгеш елгасы аша Кандра авылына таба 3 километр озынлыктагы участокта да ремонт башкарганнар. Моннан тыш, 4 километр озынлыктагы электр яктырту линияләре төзелеп беткән. Собханкул һәм Нөркәй авылларында диодлы яктырткычлы 138 терәк баганасы урнаштырылган.

Әлеге башлангычлар Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гоммудәүләт проекты кысаларында мөмкин буган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас