+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа парк һәркемнең күңеленә хуш килде

Балакатайдагы бу парк матур һәм төзек булсын өчен күп эш башкарылды.

Яңа парк һәркемнең күңеленә хуш килдеЯңа парк һәркемнең күңеленә хуш килде
Яңа парк һәркемнең күңеленә хуш килде

Балакатай районының Яңа Балакатай авылында тантаналы рәвештә яңа "Нефтяник" паркын ачтылар, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Мәсхүт Миңнегалин "ВКонтакте"дагы битендә.

«Реконструкция тәмамланганнан соң, парк заманча ял зонасына әверелде һәм хәзер ул - авыл халкының яраткан урыны», - дип билгеләп үтте Мәсхүт Миңнегалин.

Территориядә скейт-парк, күпфункцияле күнегүләр комплексы булган мәйданчык, балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы, шулай ук баскетбол, волейбол һәм мини-футбол өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзекләндерелгән. Моннан тыш, паркның бөтен периметры буйлап заманча фонарьлар урнаштырылган.

Балакатай районы үзәгендә яңа иҗтимагый киңлек «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә булдырылды. Исегезгә төшерәбез, масштаблы проект Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас