+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыл халкы өчен бәйрәм булды!

Балтач районының Уразай авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Авыл халкы өчен бәйрәм булды!Авыл халкы өчен бәйрәм булды!
Авыл халкы өчен бәйрәм булды!
Ил башлыгы указы белән гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында, Балтач районының Уразай авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, яңа ФАП барлык заманча таләпләргә җавап бирә һәм халыкны диспансерлауны, шулай ук медицина тикшерүләре һәм процедуралар үткәрү өчен кирекле җиһазлар белән җиһазландырылган. ФАП 300гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шул исәптән 18 яшькә кадәр 50дән артык балага.
Балтач районы хакимияте белгечләре ассызыклаганча, әлеге проект «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылган. Һәм хәзер уразайлыларга район үзәгенә барырга кирәкми, алар табибка кадәр беренчел медицина-санитар ярдәмне урында ала алачак.

“Биредә халыкка сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, ә якты һәм уңайлы кабинетларда эшләү – бик уңайлы", — дип кичерешләре белән уртаклаша Уразай фельдшеры Лиана Йосыпова. Ул районда 2018 елда «Земский фельдшер» программасы буенча эшли башлаган.
Авыл өчен яңа ФАП ачылу – чыннан да әһәмиятле вакыйга, чөнки биредә яшәүчеләрнең төп категориясе — өлкәннәр. Халыкны якында гына медицина ярдәме белән тәэмин итү – авыл җирендә уңайлы яшәү шартларын булдыру өчен мәҗбүри шартларның берсе.

Фото: health.bashkortostan.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас