"Санлы мәгариф мохите" федераль проекты мәгариф оешмаларында санлы мәгариф мохитен булдыруга һәм гамәлгә кертүгә, шулай ук мәгариф системасының санлы трансформациясен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында оешмаларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү, белем бирү эшчәнлеге өчен санлы сервислар һәм контентны үстерү буенча эш алып барыла. Прибельский, Сәвәләй һәм Камышлинка авыллары мәктәпләренә Русиядә җыелган яңа Smart-TV бирелде. Яңа җиһазлар дәресләрне кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Педагоглар әйтүенчә, укучылар моны бәяләп өлгергән инде һәм фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну арткан. Телевизорлар ярдәмендә укытучылар видероликлар, таблицалар һәм иллюстрацияләр күрсәтә.
Кырмыскалы районы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Санлы мәгариф мохите» федераль проектында инде дүрт ел рәттән катнаша. Бу вакыт эчендә санлы җиһазлар белән 8 мәктәп җиһазландырылган. Мәгариф бүлеге начальнигы Андрей Матвеев сүзләренә караганда, район мәктәпләре алга таба да гомумдәүләт проекты кысаларында җиһазландырылачак. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглар өчен бердәнбер теләк – алынган җиһазлардан нәтиҗәле файдалану һәм балаларны төрле мәгариф юнәлешләрендә үстерү.
Фото: contenta.info