+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Талантлы балалар тагын да артачак!

Иглин балалар музыка мәктәбе яңа уен кораллары белән тәэмин ителде.

Талантлы балалар тагын да артачак!Талантлы балалар тагын да артачак!
Талантлы балалар тагын да артачак!
М. Хисмәтуллин исемендәге Иглин балалар музыка мәктәбе яңа музыка кораллары һәм җиһазлары белән тәэмин ителде.
Бу максатлы эш Президент Владимир Путин имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Фортепиано классларында дүрт “Николай Рубинштейн” пианиносы барлыкка килде, аларның икесе Кудеевка һәм Таутөмән авылларында урнашкан музыка классларына җибәрелде. Концерт залы сәхнәсенә шундый ук рояль һәм “Yamaha” санлы фортепианосы куелды. Хәзер халык уен кораллары классында "Юпитер ЛЮКС" концерт баянында шөгыльләнергә була, янә укучылар өчен ике “Тула” баяны сатып алынды.
Гитара классында дүрт профессиональ корал барлыкка килде. Хор дәресләре өчен өч катлы станоклар сатып алынды.
Укытучылар билгеләвенчә, яңа инструментлар уку сыйфатын, педагогларның эш шартларын яхшыртачак, балаларда төрле коралларда уйнарга өйрәнү теләген арттырачак.
- Бездә зур мөмкинлекләр ачыла – яңа кызыклы берләшмәләр булдырылырга мөмкин, репертуар киңәячәк, укучылар үз талантларын конкурсларда күрсәтә алачак, — ди Иглин балалар музыка мәктәбе директоры Илфира Айгуҗина.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас