+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Инклюзив күргәзмә ачылды

Уфада модельле 41нче үсмерләр китапханәсендә «Тактиль сәнгате дөньясы» дигән уникаль инклюзив күргәзмә ачылды.

Инклюзив күргәзмә ачылдыИнклюзив күргәзмә ачылды
Инклюзив күргәзмә ачылды


Башкортстан башкаласы өчен бу форматтагы беренче күргәзмә Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында ачылды һәм Русия Федерациясе Президентының мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга грантлар бирүгә беренче конкурсында җиңү аркасында мөмкин булды.

Проектны Уфа шәһәре Орджоникидзе районының модельле 29нчы, 31нче китапханәләре һәм модельле 41нче үсмерләр китапханәсе тормышка ашыра.

Шедеврларның тактиль күчермәләре начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен махсус 3D-басма ярдәмендә ясалган. Белгечләр фикеренчә, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен социаль-мәдәни реабилитация мөһим момент булып тора. Күргәзмәне оештыручылар яхшы күрүче кешеләргә сәнгать әсәрләрен яңача өйрәнергә һәм әйләнә-тирә дөньяны бөтенләй күрмәүче кешеләрнең хис-тойгы кичерешләрен аңларга тәкъдим итә.

Әлеге күргәзмә хакында culture.bashkortostan.ru сылтамасы аша да белергә мөмкин.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас