

Яңа ФАП Тайкаш авылында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү программасы ярдәмендә эшли башлады.
- Хәзер Тайкаш авылы халкына ерак сәфәр кылырга кирәкми, чөнки урындагы ФАПта сыйфатлы медицина хезмәтләре күрсәтү буенча барлык шартлар да каралган. Кешеләрнең гомерен саклап калуда беренчел диагноз кую, беренче медицина ярдәме күрсәтү зур роль уйный, ә яңа бинада моның өчен бөтен шартлар да бар, — дип ассызыклыйлар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Тайкаш ФАПы кабинетлары барлык кирәкле корылмалар белән җиһазландырылган. Бина су һәм канализация системасы, электр белән тәэмин ителгән.