

Утырышта 2022 елда төзелеш комплексы эшенә йомгак ясалды, шулай ук төбәкләрдә тармакның зур проектларын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
Башкортстан Башлыгы Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусын оештыру турында белдерде. Бу — Русиядә беренче объект. Әлеге башлангыч “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты кысаларында дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә гамәлгә ашырыла.
Декабрь уртасында Халыкара бизнес атнасында республика Хөкүмәте белән “Эталон” төркеме кампусны төзүгә концессион килешүгә кул куйды.
Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.