+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дүртөйле волонтерлары Уфада Яңа ел тамашысында булды

"Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Социаль активлык" федераль проекты кысаларында Дүртөйле районының балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең "Лидер мәктәбе" берләшмәсе волонтерлары командасы Уфаның Шәһәр мәдәният сараенда Яңа ел тамашасында булды.

Дүртөйле волонтерлары Уфада Яңа ел тамашысында булдыДүртөйле волонтерлары Уфада Яңа ел тамашысында булды
Дүртөйле волонтерлары Уфада Яңа ел тамашысында булды

Чыршыга Башкортстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Аппараты һәм Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды булышлыгы белән “Шәһәрне үстерүнең иҗтимагый фонды” Уфаның Социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Мөмкинлекләр” проекты кысаларында җиңүчеләрнең 35 командасы җыелды. Шулай ук чыршыга Донецк һәм Луганск халык республикалары балалары чакырылган иде.

- Ел бик киеренке булды: коронавирус, махсус хәрби операция һәм мобилизация башланды... Барлык мөһим эшләрдә ярдәмгә безнең волонтерлар килде. Алар моны чын күңелдән, йөрәк кушуы буенча эшләде, шуңа күрә волонтерлар иң югары бүләкләргә лаек. Яңа ел алдыннан без 2022 елның иң яхшы иреклеләрен билгеләп үттек. Дөрес юлда алар, чөнки игелекле гамәлләр кылалар. Һәм бу - зур волонтерлык командасының казанышы. Рәхмәт сезгә! – дип билгеләде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.


Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас