“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия хәйрия акциясе узды. Акция сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле, аз керемле гаиләләрдән булган һәм ятим балаларга хыялларын чынга ашырырга мөмкинлек бирә. Ә быел акциядә хәрби махсус операциядә катнашучыларның сабыйлары һәм Украина территориясеннән килгән балалар да катнашты.
Акциягә Агыйдел шәһәре дә кушылды. Анда шәһәрнең мәгариф оешмалары коллективлары, мәгариф бүлеге һәм эшкуарлар: шәхси эшкуар Айгөл Фәхертдинова, “Кристалл-групп” җәмгыяте директоры Руслан Халитов, “Казачья охрана Ягуар” шәхси сак оешмасы (оештыручысы - Низамов Фәһим Ягъфәр улы, директоры - Тимофеев Александр Павлович) катнаштылар. Быел "Теләкләр чыршысы”на 30 бала үзләренең иң зур хыялларын язып элде.
Балаларның хыяллары төрле иде: смартфон, акыллы сәгать, роликлар, уенчыклар, иҗат комплектлары, чаңгы сораучылар бар. Әлбәттә, барлык балалар да Кыш бабайдан татлы бүләкләр алды.
Аларның һәрберсе могҗизага һәм аның теләге һичшиксез үтәләчәгенә чын күңелдән ышанып көткән. Бүген өлкәннәр аларга могҗиза ясады, безнең кечкенә хыялланучыларыбызны тагын да бәхетлерәк итте.
Фото: contenta.info