Чакмагыш районының Юмаш авылы мәктәбендә майор, вертолет хәрби пилоты, Шаран районы Яңа Юмаш авылында туган Яковлев Сергей Иванович белән кызыклы очрашу узды. Әлеге чара ил Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Патриотик тәрбия» федераль проекты кысаларында оештырылды.
Сергей Иванович 1987 елда Мичурин урта мәктәбен, 1992 елда Сызрань вертолет училищесын тәмамлый. Училищедан соң 9 ел Ерак Көнчыгыш округында: Хабаровск краенда һәм Сахалин утравында, аннары 10 ел Калуга өлкәсендә хезмәт итә. Берничә тапкыр Чечен Республикасы территориясендә контртеррористик операцияләрдә катнаша.
Хәрби хезмәтне тәмамлаганнан соң Белгород өлкәсендә һәм Мәскәү шәһәрендә шәхси пилот булып эшли. Хәзерге вакытта пассажирлар йөртүче авиакомпаниядә AW-139 вертолетында оча.
Сергей Иванович балаларга очучы хезмәте турында сөйләде, аның уңай яклары күбрәк булуын ассызыклады һәм хәрби училищеларга укырга керергә өндәде. Ул шулай ук инглиз телен өйрәнергә киңәш итте, ул киләчәктә киң мөмкинлекләр ачачак.
Балалар аны зур кызыксыну белән тыңлады һәм сораулар яудырды, җентекле җаваплар да алды. Очрашу азагында укучылар Сергей Иванович үзе белән алып килгән очучы шлемын киеп карады.
“Яхшы очучы булу өчен яхшы укырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, кыю, тәвәккәл булырга кирәк", — дип билгеләп үтте Сергей Иванович.
Фото: contenta.info