+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иске йортлар калмаячак

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда иске йортлардан халыкны күчерү планы арттырып үтәлгән.

Иске йортлар калмаячакИске йортлар калмаячак
Иске йортлар калмаячак
Адреслы программа 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы 213 йортка карата 4 этапта тормышка ашырыла. Шулардан 36,7 мең кв. метр мәйданлы 129 йорт Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды акчалары исәбенә күчерелә.

Программаны гамәлгә ашыруга 1,7 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 4 ел эчендә 80 мең кв. метрдан артык күчерелгән: «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында билгеләнгән максатлы күрсәткеч 1,5 тапкырга артыграк. Хәзерге вакытта программаның IV этабын гамәлгә ашыру кысаларында Фонд акчалары исәбенә 4 муниципалитетта торак йортлар төзелеше төгәлләнә.

Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә адреслы программа кысаларында 2023 елның 1 июненә кадәр гражданнарны күчерү эшен тәмамлауны тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп үткән. 1 апрельгә кадәр 2022 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортларның реестрын формалаштыру эшен төгәлләргә кирәк.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас