Быел спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен тау чаңгысы трассалары аеруча яхшы әзерләнгән. Бу - күбесенчә яңа җиһазны файдалану нәтиҗәсе. Яңа техника кар тауларын ике тапкыр тизрәк әзерләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендә.
- Бүген без моңа кадәр трассаны әзерләү өчен ике атнадан артык вакыт кирәк булган тау битен карадык, - диде спорт министры Руслан Хәбибов. - Яңа техника тау чаңгысы трассасын тиешле торышка ике тапкыр тизрәк китерергә мөмкинлек бирә.
Быел Уфаның спорт мәктәпләренә техника һәм җиһазлар алуга барлыгы 43,5 млн. сумнан артык акча бүленгән.
фото: башньюс