+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

14 чаңгы курорты, 57 трасса көтә!

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада оештырылган чаралар туристларны күбрәк җәлеп итә. Бу бигрәк тә әле - кышкы каникуллар чорында ачык күренә.

Узган елның гыйнвар-октябрь айларында республиканың табигый паркларына килүчеләр саны 204,4 мең кеше тәшкил итте. 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 47,6 процентка артты.

Башкортстанның шифаханә-курорт оешмалары хезмәтеннән 200 меңнән артык кеше файдаланды. Курортларга ихтыяҗ күрсәткече буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара һәм Русиядә 5нче урында тора.

– 2022 ел сезонын төбәкнең туристик индустриясе өчен уңышлы дип санарга мөмкин. 10 ай эчендә безнең республикага 1,6 миллион турист килде. Туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр 11,6 миллиард сумга күрсәтелгән. Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, үсеш 26,9 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча республика хәзер Идел буе федераль округында 3 урында тора, - дип билгеләде Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров. – Без яхшы динамикага ия. Социаль, вакыйгалар туризмы һәм аның башка төрләрен үстерү, Башкортстанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен яңа җәлеп итү нокталары булдыру, туризм инфраструктурасын формалаштыру буенча зур эш башкарылды.

Республиканың 14 чаңгы курорты кышкы актив ял сезонын ачты. Алар барысы да техник хәвефсезлекне тикшерделәр, канатлы юлларның эшенә рөхсәт алдылар. Чаңгычыларны һәм сноубордчыларны төрле катлаулылыктагы һәм озынлыктагы 57 трасса, төрле ярышлар каршы ала. Кышкы чорда бай маршрутлар әзерләгән туроператорлар да актив туристлар агымын көтә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас