

Әлеге акчаларның 5,95 миллиард сумы федераль финанслауга һәм 2 миллиард сумга якыны республика бюджетына туры килә.
Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешенә федераль бюджеттан 1,3 миллирад сум бүлеп бирелде. Ә "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" проекты кысаларында 2022 елда төбәк кан тамырлары үзәкләре һәм беренчел кан тамырлары бүлекләре булган 8 медицина оешмасы яңадан җиһазландырылган.
Моннан тыш, 2022 елда республикада яман шеш авыруына ярдәм күрсәтүче 7 учреждение медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Әйтик, республика онкодиспансеры өчен кыйммәтле линияле тизләткеч һәм мультиспираль компьютер томографиясе сатып алынган.
"Авыл табибы" программасы буенча 54 медицина белгече - 1,5 милион сум, 37се — 1әр миллион сум, 30 фельдшер - 750 мең сум, ә 5есе 500 мең сум акча алды.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында 2022 елда республика территориясендә 55 модульле һәм 8 капиталь ФАП төзелүен өстәделәр. Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен 3 меңнән артык берәмлек җиһаз һәм 90 хезмәт машинасы сатып алынган.