+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җиләк бизнесы - сезонлы

Башкортстан фермеры грант откан. Акчаны ул җир җиләге үстерү эшенә юллаган.

Җиләк бизнесы - сезонлыҖиләк бизнесы - сезонлы
Җиләк бизнесы - сезонлы

Бишбүләк районыннан Булат Ногманов «Агростартап» грантына бәйге икенче омтылыштан соң җиңеп чыккан. 2022 елда ул программа шартларын җентекләп өйрәнде, әзерләнде, үз проектын уңышлы яклады һәм бизнес үсешенә 2,8 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.

Профессиясе буенча Булат - химик-технолог. Әмма туган җирдә сыйфатлы продуктлар җитештерү теләге аны җиләк үстерү белән шөгыльләнүгә этәрде. Фермерны аның эшендә район хакимияте дә хуплаган, җир бүлеп биргән. Бүген авыл эшкуары эшкәрткән мәйданнар 3 гектар тәшкил итә.

Грант акчасына ул хезмәтне механикалаштыру өчен җиһазлар һәм техника сатып алды һәм хәзер бизнесны алга таба киңәйтү турында уйлый.

- Сүз дә юк, җиләк үстерү - ул сезонлы бизнес. Аны карау эшләре иртә яздан башлана һәм көзгә кадәр дәвам итә. Бу чорда без җиләк үстерү һәм җыю белән шөгыльләнү өчен 25 кешегә кадәр яллыйбыз, - ди яшь фермер.

Булатның сүзләренә караганда, механикалаштырылган хезмәт эш процессын җиңеләйтә һәм тизләтә, ә суыткыч мул уңыш җыеп алганда җиләкләрне табигый килеш озак сакларга ярдәм итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Булат Ногманов җиләк бизнесын үстерүгә алган «Агростартап» гранты "Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында бүленә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас