Әлеге чараны оештыручылар кышкы каникулларны һәркем күңеленә хуш килерлек, гаиләсе һәм якыннары белән күңелле һәм файдалы үткәрергә тырышты. Бишкурай авылы читендәге таудан шууны авыл биләмәсе хакимияте һәм Бишкурай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре инде берничә ел рәттән үткәрәләр.
Бу күңелле чарага авылда яшәүчеләр һәм кунакка кайтучылар да бердәм килә. Өлкән яшьтәгеләр балалар белән бергәләп тау шуды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Карсылу да килеп, авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады, татлы күчтәнәчләр өләште, кайнар чәй белән сыйлады. Балалар кемузардан шигырьләр сөйләде, җырлар да җырлады.
Чара "Башкортстан - сәламәтлек һәм мәдәният, спорт һәм туризм территориясе" девизы астында узды.
Фото: Зөһрә Исламова.