+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Быелдан хезмәт кенәгәләре электрон гына булачак

2023 елның 1 гыйнварыннан яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертелә.

Быелдан хезмәт кенәгәләре электрон гына булачакБыелдан хезмәт кенәгәләре электрон гына булачак
Быелдан хезмәт кенәгәләре электрон гына булачак


Яңа елдан Русия Хөкүмәтенең 2021 елның 24 июлендәге 1250 санлы карары нигезендә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертелә, аларның формасы Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 19.05.2021 елгы 320н санлы боерыгы белән расланган.

Эш бирүчеләр өчен кәгазь хезмәт кенәгәләрен алып бару бурычы хезмәткәрләр электрон формат файдасына язма баш тартмаган очракта саклана. 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап эшкә урнашучыларга кәгазь документ бирелми. Шуңа бәйле рәвештә, аның формасын яңарту дубликатларга гына кагылачак.

Бу эшләр илебездә Президент Владимир Путин гамәлгә куйган "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Бу хакта тулырак http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202107300038?index=0&rangeSize=1 сылтамасы аша белергә мөмкин.

Фото: ktzn.volgograd.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас